Бүген иртән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев куйганнар.
Бүген кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев килде.
Казан халыкара аэропортында Евгений Куйвашевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Милли иминлек советы Секретаре урынбасары Реза Сәйфуллахи белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР буенча ЭЭМ базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Глобаль наркомания куркынычына каршы тору проблемалары; халыкара җинаятьчел группировкалар тарафыннан легаль булмаган миграцияне куллануга каршы тору юнәлешендә халыкара хезмәттәшлек - Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкра очрашуында сүз барган ике тема. Чара бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ачылды. Искәртик, РФ Куркынычсызлык Советы химаясе астында югары вәкилләрнең мондый дөньякүләм очрашулар регуляр рәвештә үткәреләләр, алдагысы 2013 елның июль аенда Владивостокта булган.