Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәре ясады. Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – чит илләр эшләре министры Рәшид Мөридов каршы алды. Ашхабадка килеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдов белән очрашу өчен Огузхан (Ашхабад, Төрекмәнстан) сараена барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика ягыннан шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары - баш геологы Рәис Хисамов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Бүген мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.
“Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы(Внешэкономбанк)” дәүләт корпорациясе Чаллыдагы «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ заводында сапфир пыяласы производствосын киңәйтүгә 9 елга 4,5 млрд. сумлык кредит бирә. Кредит бирү турындагы килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Чаллыда «Внешэкономбанк» идарә рәисе Владимир Дмитриев һәм «Кама Кристалл Технолоджи» проекты җитәкчесе Леонид Анисимов имзалады.
Татарстан җитәкчелеге «КАМАЗ»га, Чаллы шәһәрен барлыкка китерүче предприятие һәм Россиянең мөһим компанияләренең берсе буларак, ярдәм итәчәк һәм компания мәнфәгатьләрен мөмкин кадәр күбрәк яклаячак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышны компаниянең Директорлар советы рәисе - «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов алып барды.