Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлары белән киңәшмә үткәрде
01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан булган депутатлары белән киңәшмә уздырды.
ТР парламенты башлыгы республиканың Икътисад министрлыгында эшлекле очрашу уздырды, депутатлар Мәскәүдә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә җыелды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, шулай ук республика министрлыклары вәкилләре катнашты.
Искәртеп үтик: Дәүләт Думасының профильле комитетлары функцияләре нигезендә 14 эш төркеме булдырылган, аларның һәрберсенә депутатлар һәм министрлык урынбасарлары дәрәҗәсендә ТР министрлыклары, ведомстволары вәкилләре җитәкчелек итә.
ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов беренче яртыеллыкта депутатлар эш төркемнәре башкарган эш, республиканың федераль дәрәҗәдә тормышка ашырыла торган программаларда һәм проектларда катнашуы турында шәрехләде. Федераль максатчан программаларда катнашу турында министрлыклардан эш төркемнәре буенча җаваплы затлар сөйләде.
Очрашуга йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш төркемнәренең ТР икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча төрле федераль программаларда катнашуын активлаштырырга, депутатлар корпусының ТР министрлыклары һәм ведомстволары белән нәтиҗәле багланыш механизмын эшләргә өндәде.
Киңәшмә соңында парламент спикеры депутатларны 8 нче июльдә язгы сессияне төгәлли торган ТР Дәүләт Советы депутатлар корпусының утырышында катнашырга чакырды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә.