Яңалыклар

30.04.2014
Татарстан җитәкчелеге Төркия провинциясе Антальядан икътисадның төрле өлкәләренә инвесторлар җәлеп итәргә тели һәм аларга киң мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан делегациясе вәкилләре Антальяда Татарстан-Төркия форумында катнашучыларга хәбәр иттеләр. Форум эшендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм йөздән артык төрек бизнесмены катнашты. 
30.04.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан делегациясе әгъзалары Төркия провинция Антальянең Сәүдә-сәнәгать палатасы Директорлар советы рәисе Четин Осман Будак белән очрашты. Анталья Сәүдә-сәнәгать палатасы штаб-фатирында очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агеев катнаштылар. 
30.04.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа һәм Чүпрәле районнарына эш сәфәрендә кыр эшләре барышы белән танышып йөрде.

Элек ул Буа районы кырларын очкычтан карап үтте, аннары Кошки-Тиняково торак пунктында районның авыл хуҗалыгы предриятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аннары Чүпрәле районына юнәлделәр, анда ТР Премьер-министры район башлыгы Александр Шадриков озатуында Кече Чынлы җирле торак пунктлар кырларын карады. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда, авыл хуҗалыгы проблемаларыннан тыш, җирле халык мәсьәләләре турында да фикерләштеләр.
30.04.2014

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Төркия төбәкләре белән, аерым алганда Анталья белән хезмәттәшлекне кызыклы дип саный. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анталья провинциясе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Туран Эрен белән очрашты. Очрашу бүген Р.Миңнехановның эшлекле сәфәре кысаларында Антальдә узды. 

30.04.2014

Бүген Төркия Республикасының Анталья провинциясенә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инветицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев бар.

30.04.2014
Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активлары белән очрашты. Очрашуда ТРның соиаль-икътисади хәле һәм Татарстанлыларның яшәү шартлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бу чара Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур.). Анда ТРның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
30.04.2014

"ТАИФ" ААҖ дивидентлар түләүгә 2013 ел нәтиҗәләре буенча чиста табыштан 15 % юнәлдерәчәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә "ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр итте.  Компаниянең Директорлар советы утырышыннан соң үткәрлгән матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар.

30.04.2014

Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Акционерларның гомуми җыелышында «ТАИФ» ААҖнең 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады.

30.04.2014

Бүген Татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиаданың җиңүчеләре мәгълүм булды. Беренче, икенче, өченче урыннарны, Гран-при яулаган укучылар, студентлар олылап Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында хөрмәтләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

29.04.2014

Татарстан һәм Иран арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, әмма якларга сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын игътибар белән өйрәнргә кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда әйтте. Казан Кремлендә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агиев катнашты.

Битләр: << 1611 1612 1613 1614 1615 1616 1617 1618 1619 ( 1620 ) >>