Яңалыклар

17.05.2014

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе 90 процентка төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

17.05.2014

Татарстан Республикасында 40 муниципаль берәмлектә 793 күп фатирлы торак йортның 756 сында капиталь ремонт эшләре башланган. Соңгы ике атнада 69 йорт ремонтланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

16.05.2014
Казанда башланып киткән WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты - һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы мәйданчыгында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Ольга Голодец булдылар. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов озата йөрделәр.
16.05.2014
Бүген Казанда WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты- һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узган тантанада Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
16.05.2014
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде.

“Казан” халыкара аэропортында Россия вице-премьерын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар каршы алды.
16.05.2014
Бүген хатын-кызлар җәмгыятьтә мөһим урынны алып тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
16.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья икътисадый форумының Глобаль шейперлар берлеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу “түгәрәк өстәл” форматында Казанда югары технологияләр өлкәсендә – ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры министр Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

16.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агетлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубының лидерлары белән очрашуында  Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды.  ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, берничә тикшерү органнары вәкилләре. 

15.05.2014
Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексы төзелешенә капсула салынды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
15.05.2014

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Рубин ТВ”да урнаштырылган һәм чечен халкына бәйле рәвештә тиешсез тарихи паррлель уздырырга этәрерлек әдәпсез видеоролик өчен гафу үтенә.

Битләр: << 1611 1612 ( 1613 ) 1614 1615 1616 1617 1618 1619 1620 >>