Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының соңгы утырышы 8 нче июльдә була
02.07.2014
IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының соңгы, 53 нче утырышы 8 нче июльдә була. Бу дата бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Президиум утырышында раслады.
Утырышның көн тәртибенә 53 мәсьәлә тәкъдим ителә. Депутатлар, аерым алганда, төрле укылышларда түбәндәге закон проектларын карарга планлаштыра: “Наркомания һәм токсикомания турында”, “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш кертү турында”, “Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”, “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2015 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү хакында”.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, ул алдагы утырышта IV чакырылыш ТР парламентының 5 еллык эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясарга планлаштыра.
Шулай ук депутатлар алдында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгыш ясавы көтелә.