Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснано" КИ" ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм перспектив проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәгенең алга таба үсеше мәсьәләләре турында да сүз барды (2012 елның ноябрь аенда “Роснано” финанс ярдәмендә ачылды, ике мәйданчыкта урнашкан – “Идея” технопаркы һәм “Химград” технополисында).
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Свинаренко шулай ук Казанда узган “Инновацияләр остаханәләре” фәнни-популяр программа турында да сөйләштеләр. Аны оештыручылар - Роснано” инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды, ТР Нанотехнологияләр үзәге, Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты, КФУ һәм Казан нанотехнологияләр клубы.