Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елгы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты. Чара Казан шәһәренең Совет район суды бинасында узды.
Нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе урынбасары, административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Радик Габдуллин чыгыш ясады.
Татарстанда гомуми юрисдикция судлары тарафыннан 2024 елда 1 млн 230 мең эш һәм материал каралган. Шуларның 872 меңе - җәмәгать судьялары, 324 меңе - район һәм шәһәр судлары, 33 меңе ТР Югары суды тарафыннан каралган.
Ел нәтиҗәләре буенча граждан суды эшчәнлегендә каралган эшләр һәм материаллар - 7%ка, административ эшләр 90%ка арткан. Шул ук вакытта кодекс кысаларында карала торган административ хокук бозулар саны 2%ка кимегән, җинаять суд эшчәнлегендә 9%ка кимегән. Республиканың район һәм шәһәр судлары судьяларының йөкләнеше аена 83 эш тәшкил иткән, җәмәгать судьяларының йөкләнеше – 437.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген ясалган нәтиҗәләр халык хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауның мөһим коралы буларак суд системасының югары дәрәҗәдә әһәмиятле булуын һәм аңа ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Ул дәүләт тарафыннан гарантияләнгән хокукларны яклауга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тукталды. "Аларга билгеләнгән ярдәм чараларын вакытында күрсәтү - безнең эштә өстенлек. Аңа барлык хакимият органнары җәлеп ителергә тиеш. Монда формаль якын килү мөмкин түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, МХОдә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларына кагылышлы суд эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу безнең илдә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында аеруча зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы быелгы төп вакыйга, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Без һәрвакыт җиңүчеләр буынын истә тотачакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез. Безнең бурыч - һәр ветеранга аерым игътибар бирү һәм аларны кайгырту, юбилей чараларын югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрү. Гомумән алганда, безнең төп бурыч - балаларыбызны һәм оныкларыбызны патриотизм рухында тәрбияләү, Ватанны саклаучыларның тарихына һәм батырлыгына ихтирамлы караш тәрбияләү", - диде ул.
Мигрантлар белән эшләү актуаль мәсьәлә булып тора, дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе. "Миграция законнарын бозуга бәйле административ хокук бозулар турындагы эшләрнең артуы борчымый кала алмый. Бу, үз чиратында, дәүләт системасына, шул исәптән судьялар корпусына өстәмә йөкләнеш тудыра. Миграция мәсьәләсе – гади түгел һәм комлекслы хәл итүне таләп итә. Республикада бу эш алып барыла. Дәүләт органнарына киләчәктә хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән профилактик чараларны көчәйтергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, саннар җәмәгать судьяларына йөкләнешнең шактый артуын күрсәтә, шул исәптән салым бурычын түләтү буенча эшләр хисабына да.
"Ил Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан физик затлардан салым бурычын судтан тыш түләтү турында федераль закон проекты әзерләнде. Аны кабул итү Татарстан Республикасы тарафыннан хупланды. Әлеге федераль закон судьяларга йөкләнешне киметергә ярдәм итәр дип өметләнәбез», - дип хәбәр итте ТР Рәисе. Тагын бер мөһим мәсьәлә - судлар эшчәнлегенә алдынгы мәгълүмат технологияләрен кертү һәм үстерү.
«Без документларны дистанцион рәвештә судка бирергә мөмкинлек бирә торган "Электрон гадел хөкем" сервисына ихтыяҗ югары булуны күрәбез. Бу юнәлештә тагын бер адым - Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге. Татарстан Юстиция министрлыгына, республика Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә, Россия Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә, гражданнар өчен әлеге сервисны гамәлгә кертү процессын тизләтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Kazan Digital Week халыкара форумында төзелгән килешү кысаларында Татарстан веб-конференция аша җәмәгать судьяларындагы суд утырышларында гражданнарның катнашу мөмкинлеген сынау өчен бердәнбер сынау төбәк итеп билгеләнде. Бу гражданнарга гадел хөкемгә керү мөмкинлеген шактый җиңеләйтәчәк. Республика Юстиция министрлыгына бу проектны судьялар бергәлеге белән бергә гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кирәк, диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук быел көзен төбәктә Татарстан Республикасы Рәисен, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачагына игътибар итте. "Безнең уртак бурычыбыз – гражданнарның сайлау хокукларын тулы күләмдә гамәлгә ашыруны, сайлау процедураларының гаделлеген һәм үтә күренмәлелеген, шулай ук бу чорда гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итү. Бу процесста судларга зур роль бирелгән", - диде ул.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысына да югары профессионализм һәм эшкә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов суд системасының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.