Бүген Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Буа муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - Буа районы Советының 74 нче хисап утырышында катнашу. Утырыш башланганчы Әсгать Сәфәров һәм аны озата йөрүче затлар берничә социаль объектта («Импульс» спорт комплексында, «Мирас» яшьләр үзәгендә) булдылар.
Моннан тыш, районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраштылар, аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медале тапшырылды. Ветераннар арасында - ике фронтовик һәм җиде тыл хезмәтчәне. Юбилей медальләренә Төхвәтуллин Рәүф Ибраһим улы (Бөек Ватан сугышында катнашкан), Мөлеков Котдус Гариф улы (Бөек Ватан сугышында катнашкан), Кукушкин Әнвәр Фәйзи улы (тыл хезмәтчәне), Сәйфетдинова Фәридә Сафатдин кызы (тыл хезмәтчәне), Габетдинова Наҗия Габетдин кызы (тыл хезмәтчәне), Николаева Анна Михайловна (тыл хезмәтчәне) , Хәмидуллина Химәтбану Гаяз кызы (тыл хезмәтчәне), Вахитова Мусира Кадыйр кызы (тыл хезмәтчәне) һәм Әбхәрова Сания Җиһангәрәй кызы (тыл хезмәтчәне) лаек булдылар.
Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, бүген мөһим бурычларның берсе - ветераннарга хөрмәт күрсәтү, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы чараларын югары дәрәҗәдә оештыру, төрле тарихи чорларда илебезне саклаган геройлар истәлеген саклау, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү, Ватанны саклаучыларның тарихына һәм каһарманлыгына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. "Ветераннарны саклагыз, алар бик аз калды. Якын арада Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыруыгызны сорыйм. Безнең иң беренче бурычыбыз - аларга хөрмәт күрсәтү. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны оештыру ягыннан иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк", - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе бүген «Батырлар. Татарстан Геройлары" республика кадрлар проектына старт бирелүен искәртте. Бу Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар дәвере» федераль программасының аналогы. Программаның максаты - киләчәктә хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәри әзерләү, дип ачыклык кертте ул. «Буа районында МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм тиешле дәрәҗәдә оештырылган", - диде Сәфәров.
Ул район башлыгы командасына, депутатларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, ихтыярыйларга, хәйрия оешмалары вәкилләренә һәм битараф булмаган кешеләргә сугышчыларга ярдәм итү буенча гуманитар миссиядә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, муниципалитет җитәкчелегенә РФ Кораллы Көчләренең шәхси составын формалаштыру эше өчен рәхмәт белдерде.
"Без хәрбиләргә матди ярдәм чараларын киңәйтәбез. Бүген республикада контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,5 млн сум тәшкил итә. Буа районында түләүнең муниципаль өлешен исәпкә алып, 2,8 млн сумга кадәр җитә", - дип йомгаклады ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе.
Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, узган ел республика тарихына бай халыкара көн тәртибе белән кереп калачак. Ул Казанда тарихта беренче мультиформатлы «Киләчәк уеннары», «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы, БРИКС илләренең спорт уеннары, дөньяның 24 иле һәм 6 халыкара оешма лидерлары катнашында БРИКС дәүләт башлыкларының XVI саммиты югары дәрәҗәдә узуын искәртте. Ул Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бөтен дөнья өчен тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйганы оештыруда Татарстанга күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде.
«Узган атнада Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният министрлары конференциясенең Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп раслау турындагы карары республиканың халыкара танылуының югары дәрәҗәсен тагын бер кат тану булды, – диде ул һәм шулай ук Рөстәм Миңнехановның ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен искәртте.
Әсгать Сәфәров кыскача төбәк икътисадының йомгаклау саннарына тукталды. Әйтик, тулаем төбәк продукты күләме беренче мәртәбә 5 трлн сумнан артып киткән, сәнәгать җитештерүе күләме 5,6 трлн сум тәшкил итә. Төп капиталга инвестицияләр 1,3 трлн сум дәрәҗәсендә бәяләнә, һәм бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе округында 1 нче урында һәм ил буенча 6 нчы урында тора.
Татарстан инвестицион климат торышы буенча лидерлар өчлегендә тотрыклы. 2024 елда. салым түләүчеләр бюджет системасына 2 трлн сум тирәсе салым һәм салым булмаган түләүләр керткән, бу тулаем республика икътисадының тотрыклы торышы турында сөйли, диде Сәфәров.
Татарстанда мөһим социаль һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елда илкүләм проектлар һәм 44 республика программасы кысаларында Татарстанда 3700дән артык социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм ремонтланган.
Юллар хуҗалыгы өлкәсендә 200 млрд сумлык моңарчы күрелмәгән эш күләме гамәлгә ашырылган. федераль һәм республика программалары кысаларында Буа муниципаль районында да шактый эшләр башкарылды, дип ачыклык кертте Әсгать Сәфәров.
Буа районы республика икътисады үсешенә зур өлеш кертә. Ел йомгаклары буенча тулаем территориаль продукт 20,8 млрд сум тәшкил итә, үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме арткан, сәнәгать җитештерүе индексы 107,0%. Район һәм республика икътисадына «Буа шикәр заводы», «Буа спирт заводы», «Буа машина төзү заводы», «Әхмәмәт механика заводы», «Карлы ит йорты» һ.б. зур өлеш кертәләр. Әсгать Сәфәров республика җитәкчелеге исеменнән районның барлык хезмәт коллективларына рәхмәт белдерде.
Эшкуарлыкка ярдәм турында сөйләгәндә, Сәфәров билгеләп үткәнчә, Буа муниципаль районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 19,9% тәшкил итә, шул ук вакытта республика буенча бу уртача 24,1%. Район республика шәһәрләре һәм районнары арасында 29 нчы урында тора. Җан башына исәпләгәндә районның кече һәм урта бизнес үсеше күрсәткечләре шулай ук республикадагы уртача күрсәткечләрдән түбән. Татарстан икътисадында мөһим урыннарның берсен авыл хуҗалыгы алып тора, ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча – 1 нче, бәрәңге җыю буенча – 2 нче, шикәр чөгендерен тулаем җыю буенча 7 нче урынны алып тора.
Буа районы 2024 ел йомгаклары буенча АСК тармак рейтингында 15 нче урынны алган, 2023 елга 7 позицияне югалткан. Хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын сизелерлек киметү мөһим күрсәткечләрнең берсе булып тора - 4 600 баш мөгезле эре терлеккә, ә бу барлык терлекләрнең дүрттән бер өлеше. "Тулаем савым буенча сез республикада 17 нче урында гына", - дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.
Шул ук вакытта игенчелек буенча район алдынгылар рәтендә. Узган сезонда 179,5 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, район игенчеләре республикада беренче урынны алганнар. Уңдырышлылык буенча Буа районы - 7 нче урында. Район шулай ук шикәр чөгендере җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә.
Төп бурычларның берсе - гражданнарның матди иминлеген лаеклы дәрәҗәдә тәэмин итү, һәм хезмәт хакы – гражданнарның реаль керемнәренең төп күрсәткече. Татарстанда 2024 елның 11 аенда уртача айлык хезмәт хакы 72 390,8 сум тәшкил итә, Буа районында - 52 298,5 сум. әлеге күрсәткеч буенча район 37 нче урында гына тора.
2024 ел безнең илдә Гаилә елы иде. Балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Соңгы 10 елда республикада аларның саны 2 мәртәбә арткан.
Әмма республикада туучылар санының гомуми дәрәҗәсе кими, шул исәптән Буа районында да. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында халыкның табигый кимүе күзәтелә, Буа районында узган елда да халыкның табигый кимүе күзәтелгән.
Әсгать Сәфәров искә төшергәнчә, 2025 елда балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты буенча дәвам итәчәк, аны ил Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 5 федераль проект гамәлгә ашырылачак. Район хакимиятенә бу юнәлешләрнең һәркайсы буенча максатчан эш оештырырга кирәк, диде Әсгать Сәфәров.
"Буаны бер дә арттырмыйча Идел аръягының белем бирү үзәкләренең берсе дип атарга була, - диде Сәфәров. - Ветеринария техникумын һәм медицина училищесын елына 260 белгеч тәмамлый. Муниципалитетның төп бурычы, әлбәттә, гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү булып кала».
Системалы чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада 2024 елда юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә ирешелгән. Әмма, кызганычка каршы, һәлак булучылар саны шактый арткан. Буа районы чикләрендәге юлларда 24 юл-транспорт һәлакәте булган, бу 2023 ел белән чагыштырганда азрак, шул ук вакытта 38 кеше зыян күргән һәм 2 кеше һәлак булган.
Милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны алга таба да ныгыту безнең мөһим бурыч булып кала, дип белдерде Әсгать Сәфәров. Ул искәрткәнчә, 17 февральдә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы белән оештырылган «Яңарыш» республика фондына 15 ел тулды. Аның җитәкчелегендә Болгар тарихи – архитектура музей-тыюлыгы, «Свияжск утрау-шәһәре», Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу һәм башка проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. "Минтимер Шәрип улы бүген дә республиканың иҗтимагый тормышын гармонияләштерүгә зур өлеш кертә. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер телик", - диде ул.
Социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстанлыларның күбесе милләтара һәм дини өлкәләрдәге вәзгыятьне уңай бәяли, дип нәтиҗә ясады Әсгать Сәфәров. Буа җирендә шулай ук төрле милләт вәкилләре дус гаилә булып яшиләр һәм эшлиләр, мөселман өммәте һәм православие мәхәлләләре тату яшиләр һәм уңышлы үсәләр, милли мәдәниятләр һәм телләр кадерләп саклана.