Бүген Казанга Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев килде.
Казан халыкара аэропортында Дмитрий Медведевны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.
Эш программасы башланганчы алар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр салдылар.
Аннары Дмитрий Медведев Казан дары заводы базасында оборона-сәнәгать комплексының җитештерү куәтләрен арттыру буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.