Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагының беренче кварталдагы йомгаклары турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Явым-төшемнәргә карамастан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 580 мең га мәйданда башкарылган - бу барлык мәйданның 73%ын тәшкил итә.
36 районда чәчү эшләренә керешкәннәр. 60 мең га мәйданда чәчелгән. Нигездә бу - иртә сабан культуралары.
Узган елларда чәчүлекләрнең һәркөнлек җитештерүчәнлеге 84 мең гектарга җиткән. Быел әлегә 20 мең гектарга якын чәчелгән. «һава торышы җайга салына, чәчү эшләрен уздыру темпларын җитди арттырырга һәм 2 атнада төп мәйданнарны чәчәргә кирәк», - дип ассызыклады министр.
Аннары Марат Җәббаров нотыгының икенче өлешенә күчте. Быелның беренче 3 аенда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 50 млрд сум табыш алынган, шуның 69% ы (35 млрд сум) - терлекчелектән яисә узган елга карата 97%. Терлек һәм кош-корт сатудан - 15,7 млрд.сум, йомырка сатудан - 2,6 млрд. сум. Шул ук вакытта сөт сатудан кергән табыш, күләмнәр арткан килеш, 2025 елга карата 82% тәшкил итә. Сәбәбе - сатып алу бәяләренең кимүендә. Сөт җитештерү Кайбыч, Әтнә, Минзәлә, Әгерҗе, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарында аеруча арткан. Аларда 97% үсеш.
Продукция җитештерү терлекләрнең баш санына турыдан-туры бәйле. Кошлар һәм дуңгызлар саны буенча уңай динамика күзәтелә: үсеш 3% һәм 5%. Мөгезле эре терлекләр саны буенча 3%ка кимегән. Шул ук вакытта сыерлар саны 1 мең башка арткан.
Республикада терлекчелек фермалары төзелеше дәвам итә. Быел 3800 башка исәпләнгән 3 сөтчелек комплексы сафка бастырылган. 20 мең 600 сыерга исәпләнгән 19 инвестпроект гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә тора. Әлеге объектларны файдалануга тапшыру исәбенә өстәмә 100 мең тонна сөт савып алу көтелә.
Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру буенча резервларның берсе-азык үзәкләре төзү. Бүгенге көндә 24 муниципаль районда 217 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтүче 59 терлек азыгы үзәге эшли.
Ахырда министр кыскача 14 марттан 26 апрельгә кадәр узган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре йомгаклары турында сөйләде. 7 язгы ярминкә атнасы йомгаклары буенча 643 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шул исәптән 661 тонна ит, 760 тонна яшелчә, 135 тонна сөт, 217 тонна шикәр һәм 1 млн 188 мең данә тавык йомыркасы. «Авыл халкына, инвесторларга, шәһәрләргә һәм районнарга лаеклы өлеш керткәннәре һәм ярминкәләрне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.