Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда ачылган Уникаль осталык үзәгендә булды

29.04.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Уникаль осталык үзәгендә булды.

Уникаль осталык үзәге бүген тантаналы рәвештә ачылды һәм элеккеге Үзәк универсаль кибет – ЦУМның яңартылган бинасында (Мәскәү ур., 2) урнашкан.

Заманча ЦУМ - Татарстанның мәдәни кодын саклап калуга һәм аны үстерүне дәвам итүгә юнәлдерелгән стратегик проект. Бинаның бөтен киңлеге остаханәләргә, иҗади мастер-классларга, күргәзмә зоналарына бирелгән. Шулай ук биредә гастрономия секторы һәм чаралар уздыру өчен заллар бар.

Рөстәм Миңнехановны һәм ЦУМның башка кунакларын «Осталар шәһәре»нең театральләштерелгән прологы белән каршы алдылар. Шулай ук «Апуш» балалар татар театр студиясе дә чыгыш ясады.

Татарстан Рәисе иҗат остаханәләрен, күргәзмә зоналарын карады. Биредә «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсе, авторлардан бизәнү әйберләре, аксессуарлар ясау остаханәсе, татар этно-инструментлары җыелган киңлек (Alpar), «Тылсымлы җепләр» келәм ясау остаханәсе, йөзем агачыннан үрү студиясе, Алексеевск сәнгать туку фабрикасы продукциясе тәкъдим ителгән.

Татарстан Рәисе Казан чигү мәктәбе эше белән танышты – биредә төрле техника белән чигәргә өйрәтәләр, шул исәптән Казан татарларының танылган чигүләренең берсе (канитель белән тегү).

Аннан соң тукымага рәсем ясау остаханәсе, күн сувенирлар җитештерү остаханәсе һәм башкалар.

Катларның берсендә традицион Кукмара киез итекләре коллекциясе һәм милли бизәкле күннән эшләнгән әйберләр – читекләр, өй башмаклары һәм башка продукция урнаштырылган.

ЦУМның аскы катында Татарстан китап нәшрияты продукциясе куелган.

Искәртәбез, уникаль пространствоны ачу программасына мастер-класслар да кертелгән иде – шул исәптән халык кәсепләре предметлары, традицион ризыклар әзерләү буенча. ЦУМга килүчеләрнең барысы да Идел буе халыклары костюмнары күргәзмәсе, рәссам Гүзәл Хәйбуллованың рәсемнәре күргәзмәсе, Рөстәм Әхмәтҗановның шәхси коллекциясеннән 600дән артык борынгы самовар һәм татар чәе өчен башка әйберләр җыелган күргәзмә белән таныша ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.