Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка һәйкәл ачу тантанасы узды.
Чара Җиңү көне алдыннан Арча зиратында Дан аллеясында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковны легендар шәхес дип атады.
"Бу ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим. Ул - чыннан да легендар шәхес. 1980 елда Илдус Мостюков «үзенеке-читенеке» бердәм дәүләт танып белү системасын булдырган өчен Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре белән билгеләп үтелде. Ул илебезнең инженер һәм конструкторлык мәктәбе үсешенә, илнең оборона сәләтен һәм иминлеген арттыруга зур өлеш кертте", - диде Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачу тантанасындагы чыгышында.
Татарстан Рәисе Илдус Мостюковка һәйкәл ясаулары өченинициаторларга һәм скульпторга рәхмәт белдерде.
Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Смирнова Илдус Мостюковның 1999 елда «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкләвен искә төшерде. Бу иҗтимагый оешмага Советлар Союзының барлык геройлары, сугышчан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары, соңыннан – Россия Геройлары кергән. "Илдус Шәйхелислам улы әйткәнчә, үсеп килүче буын үз геройларын белергә тиеш, - дип сөйләде бүген Любовь Смирнова. - Мәктәпләргә геройлар исемнәре бирелде, бүген республикада шундый 12 мәктәп бар. «Татарстан Геройлары» оешмасы да геройлар турында китаплар чыгару белән шөгыльләнде, бу басмаларны без батырлык дәресләрендә чыгыш ясаган мәктәпләргә бүләк итәбез». Ачылу тантанасында шулай ук Илдус Мостюковның улы Фәрит Илдус улы Мостюков чыгыш ясады. Чара Илдус Мостюков һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Тантанада ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Искәртәбез, Илдус Мостюковка һәйкәл авторы-скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.
Белешмә өчен:
Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго» да токарь-электрик булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженерына кадәр юл үтә. Бер үк вакытта укуын дәвам итә – башта Мәскәү энергоуниверситетында, аннары Казан авиация институтына күчә. Укуын тәмамлагач, Казан ОКБ-294гә җибәрелә, биш ел дәвамында конструкторлык бюросының бүлек башлыгы була.
Радиолокацион кораллануның яңа гомуми гаскәр системасын булдыру өстендә эш башлангач, ОКБ – 294 илнең төп институты, ә Илдус Мостюков-аның җитәкчесе булды. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле системалар һәм хәрби техника үрнәкләре эшләнә. «Үзенеке-читнеке" системасын булдырган өчен исә ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Галим эшләгән эшләнмә Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була.
Фәнни эштән тыш, Илдус Шәйхелислам улы иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә, ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елдан «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе вазифасын башкара, «Татарстан – Яңа гасыр» ветераннар республика советы Президиумына һәм сәяси Советка керә.
Илдус Шәйхелислам улы 96 яшендә 2024 елның 6 июлендә вафат булды.