Татарстан Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе атнада без төп бәйрәмне - Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтәчәкбез. "81 ел элек гаять зур тырышлык белән безнең ата-бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта җиңү яуладылар. Фронтка 700 мең татарстанлы киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. 353 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сугыш башланганнан бирле Татарстан предприятиеләре һәм авылдашларыбыз хәрби заказларны үтәү һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшенә актив кушылганнар», - диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, бүген республикада 5 мең 534 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 92 фронтовик, шулай ук 1017 сугыш ветераннарының тол хатыннары яши. "Безнең уртак бурыч - аларның һәркайсына аерым игътибар бирү һәм аларны кайгырту. Гомумән алганда, Совет халкының массакүләм батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу һәм безнең яшь буынны шул үрнәктә тәрбияләү бик мөһим", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә Җиңү көнен иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар үткәрүне тәэмин итәргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, шулай ук МХОдә катнашучыларны һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын хөрмәтләүне оештырырга кушты. Иминлек мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә.