Рөстәм Миңнеханов: Илнең һәм республиканың барлык уңышлары һәм казанышлары - ватандашларыбызның күп буыннарының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе

01.05.2026

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1 Май белән котлады.

"Бу бәйрәм хезмәт кешесенә хөрмәт, шулай ук яз килүен һәм табигатьнең яңаруын символлаштыра. Без хаклы рәвештә горурлана торган илнең һәм республиканың барлык уңышлары һәм казанышлары - ватандашларыбызның күп буыннарының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе», - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген Татарстанның хезмәт коллективлары бу данлыклы традицияләрне дәвам итәләр. Хәзерге вакытта республика икътисадының һәм социаль өлкәсенең төрле тармакларында 2 миллионнан артык кеше эшли. "Барлык татарстанлыларны бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында республиканың һәм тулаем илебезнең уңышлы үсешенә нигез салган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бик зур рәхмәт!"- диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.