Татарстан Республикасында алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эш төркеме төзеләчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында БДАМСны тәкъдир иткәндә хәбәр итте.
Чарада Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт (Росалкогольрегулирование) җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Үзенең җитештерүен урнаштыру өчен 3М компаниясе «Алабуга» МИЗны сайлап алганга без горурланабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагы өчен сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводын ачу тантанасында хәбәр итте.
Тантанада шулай ук 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры Роберт Николс, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, 3М комапниясенең җитештерү буенча Россиядәге директоры Евгений Мараховский, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.
Без Гагаузиянең Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерергә омтылуын хуплыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова Республикасы) автоном-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.