Яңалыклар

06.10.2015

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Indigo Capital Partners» фондына нигез салучы һәм аның идарәче партнеры Петр Жуков һәм  «Когнитив технологияләр» компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашу уздырды. Очрашу  «Сакчыл җитештерү. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм югалтуларны киметү» II халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

06.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты белән килде. Төп максаты - "КАМАЗ" ГАҖ двигательләр заводы территорясендә узачак "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. 
05.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш визиты кысаларында Рикен (RIKEN) инжиниринг үзәгендә булды. ТР Президентын ТР сәламәтлек сакалу министры Гадел Вафин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 
05.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Токиода «Аммоний» ААҖ комплексын төзүнең генераль подрядчиклары гарантия сынауларын тәмамлау турында акт тапшырдылар. Акт тапшыру Рөстәм Миңнехановның төзелеш- монтаж эшләрен башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашуы кысаларында узды. 

05.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониядә (Токио ш.) РФ Вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм Япониянең Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тикахито Харады рәислегендә Россия-Япония консультатив советы утырышында катнашты. Утырыш эшендә шулай ук ике ил хөкүмәтләренең куелган мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы әгъзалары катнашты. 

05.10.2015

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джунтендо Университетында симуляция үзәгендә (Токио) булдылар. 

05.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Япониягә эш сәфәре кыла (2015 елның 4-5 октябре). 

04.10.2015

Бүген Киото шәһәренә (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава электрик» (Yokogawa Electric Corporation) компаниясе президенты һәм баш операцион директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Иокогава электрик» – Татарстан Республикасының автоматлаштырылган идарә системалары буенча күптәнге ышанычлы партнёры.

04.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Тошиба корпорейшн" компаниясе директоры Масаси Муромати белән Киото шәһәрендә очрашты. Искәртик, ТР Президенты Япониягә «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) ел саен уздырыла торган халыкара форумда катнашу өчен килде. 
04.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» Science and Technology in Society (Япония, Киото ш.) ел саен уздырыла торган халыкара форум ачылу тантанасында катнашты. Искәртик, ТР Президенты хәзерге вакытта Япониягә эш сәфәре кыла (2015 елның 4-5 октябрь көннәре). Аны ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар озата йөри.

Битләр: << 1381 1382 1383 1384 1385 1386 1387 1388 1389 ( 1390 ) >>