Яңалыклар

31.10.2015
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген күп фатирлы торак йортларда капремонтны тормышка ашыру, башка республика программаларын гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконеренцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
30.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.
29.10.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия җәядән ату федерациясе башкарма директоры Юрий Зубарев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. 
29.10.2015
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, Россия банкының Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
28.10.2015
IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумы (Мәскәү, ВДНХ территориясе) кысаларында бүген килешүләр имзаланды. Аерым алганда, “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды белән килешүләр имзаланды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
28.10.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумында катнашты (Мәскәү, ВДНХ территориясе).

Форумның кунаклары башкарма хакимиятнең федераль органнарының, әйдәп баручы зур компанияләрнең җитәкчеләре, инновацион бизнес өлкәсендәге алдынгы галимнәр һәм экспертлар булды.
27.10.2015
Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
26.10.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
26.10.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.

Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.

23.10.2015

Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.

Битләр: << 1381 ( 1382 ) 1383 1384 1385 1386 1387 1388 1389 1390 >>