Яңалыклар

22.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Галиев мәчетенең тантаналы ачылуында катнашты. Чара Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме кысаларында узды. 

21.12.2015

Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларындагы чараларга 1 млрд. сум каралган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов үтеп баручы елның 2015 елга алдан ясалган йомгаклар турында кыскача гына хәбәр итте, шулай ук журналистлар сорауларына җавап бирде.

21.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.

Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать  продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга  инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.   

21.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

21.12.2015

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьминга югары дәрәҗәдәге белгечлеге, Татарстан дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле эше һәм массакүләм матбугат чаралары үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. 

Бүләк тапшыру бүген ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәге очрашуы кысаларында үтте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Андрей Кузьмин бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнгән. 

21.12.2015

Татарстан 2-3 елда энергетика базарындагы вәзгыятьне кискен үзгәртәчәк, дип ышана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген ТЭЦ-1 дә ПГУ-230 МВт төзелеше урынына истәлекле билге кую тантанасында белдерде.

21.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыкалаганча, бүген тулаем югары мәктәп системасында һәм КФУда барган үзгәрешләр уңай тәэсир калдыра.

21.12.2015

Казан (Идел буе) федераль университетында медицина белемен үстерү һәм   университет клиникасын булдыру турында бүген югары уку йортының   попечительләр советында фикер алыштылар, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел  Вафин һәм башкалар катнашты.

21.12.2015

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Федераль Университетның медицина объектларын карады. Программаның беренче пункты Волков урамындагы РКБ-2 булды. Күптән түгел биредә төзекләндерү эшләре тәмамланды. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов хәбәр иткәнчә, бүген университет клиникасында диагностика, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә алдынгы тикшеренүләрне трансляцияләү аша сәламәтлек саклау сыйфатын арттыру юнәлешендәге трансляцион медицина үстерелә. 

19.12.2015

Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзелеше барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде. 

Битләр: << 1381 1382 ( 1383 ) 1384 1385 1386 1387 1388 1389 1390 >>