Яңалыклар

26.12.2015

Татарстан Республикасында 2015 елның 15 декабреннән алып 2016 елның 10 гыйнварына кадәр чорда янгынга каршы махсус режим кертелгән.

Янгынга каршы режим Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чаралары уздыру чорына кертелә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

26.12.2015

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

25.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов поблемалы торак объектларын төзеп бетерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан  Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республиканың хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, шулай ук «ФОН» ДК, «Фирма «Свей» ҖЧҖ һәм «Химстрой» ҖЧҖ һәм өлеш кертеп торак төзүчеләрнең инициатив төркеме әгъзалары катнашты.

25.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Генераллары советы утырышында катнашты. Чараның төп мәсьәләсе – «Татарстан генераллары» китабын тәкъдир итү.

25.12.2015

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу чара видеоконференцэлемтә режимында үтте, ул 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 ел планнарына багышланды.

25.12.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать платасы әгъзалары белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла. «Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. 

25.12.2015

Бүген “Татнефть арена” боз сараенда Татарстан Президенты Чыршысы үткәрелде. Тантанада республика мәктәпләрендә белем алучы 7 меңләп укучы катнашты. Шулардан 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фән олимпиадаларында, фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар, уку алдынгылары, балалар һәм ижтимагый оешмалар лидерлары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле балалар.

Шунысы игътибарга лаек: быел Республика Чыршы бәйрәменә 15 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, сценарий “Яңа елның туган көне” темасына багышланды. Иң элек ТР Президенты Чыршысының 2001 елдан бирле уздырылып килгән тамашалары хронологиясе тәкъдим ителде – экранда бәйрәм мизгелләрен чагылдырган фотолар күрсәтелде.

25.12.2015

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр съезды – ел саен без очраша торган, муниципалитетларның мөһим проблемаларын хәл итә һәм яңа бурычлар куя торган бик шәп мәйданчык. Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр унынчы съездындагы чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда республика муниципаль берәмлекләреннән 955 делегат катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады.

25.12.2015

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп яңадан Минсәгыйт Шакиров сайланды. Аның кандидатурасын яклап бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съездында барлык делегатлар да тавыш бирде. 

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.

25.12.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Дуслык" орденын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка тапшырды.

Дәүләт бүләге Казандагы 2015 елгы 16 нчы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыруга керткән гаять зур өлеше өчен бирелде. 

Татарстан Президенты "Дуслык" орденын Илдар Халиковка Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Х съезды барышында тапшырды.

Битләр: << 1371 1372 1373 1374 1375 1376 1377 1378 1379 ( 1380 ) >>