Яңалыклар

10.10.2015
Чэнду шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов станоклар җитештерүче Сычуань «Пуш Нинцзян Машинтул» машина төзелеше компаниясендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары әкилләре озата йөрде. 
10.10.2015
Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.
10.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду (Кытай) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Dongfang Electric Corporation (DEC) компаниясе президенты һәм башкарма директоры Вен Шуганг белән очрашты. 

Яклар энергетика өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышты. 

10.10.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чэнду шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында Кытай милли химия-инжиниринг корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы ТР Менделеевск районындагы "Аммоний" проектын гамәлгә ашыру булды. 
10.10.2015

Без Кытай компанияләренең Россиягә кергәндә старт мәйданчыгы итеп безнең республиканы сайлавын телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Сычуань провинциясе (КХР) эшлекле даирәләре катнашындагы форумда хәбәр итте. Чара Рөстәм Миңнехановның Чэнду шәһәренә эш сәфәре кысаларында ХР) узды.

10.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чэнду (КХР) шәһәренә килде

Эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты берничә рәсми очрашу планлаштыра, аерым алганда, Сычуань Провинциясе Губернаторы Вэй Хун белән

09.10.2015
2015 елның 9 нояберенә республикада 1 млн. 737, 8 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 72,4 % тәшкил итә. Шул исәптән узган ике атнада 78,4 мең кв. м. сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР муниципаль районнары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 
08.10.2015
Бүген Болгарда (Спас районы) "Милләтара мөнәсәбәтләрнең торышын мониторинглауның һәм үсешен фаразлауның  инновацион технологияләрен эшләү һәм үзләштерүне оештыру, милләтара низагларны иртә кисәтү турында" дигән киңәшмә булды.  Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов үткәрде.
08.10.2015

Әлегә илебезнең дини мәгарифе һәм руханиларны әзерләү дәрәҗәсе гамәлдәге өндәүләрне уңышлы үтәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә бүген безнең бурыч – Россия өчен традицион исламны ныгыту буенча Россия мөселманнары руханиларын берләштерерлек һәм абруйлы чит илләр галимнәренең позицияләрен ныгытырлык эре фәнни, белем бирү һәм рухи үзәк булдыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

08.10.2015
Бүген Болгарда "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылды.

Битләр: << 1381 1382 1383 1384 1385 1386 1387 ( 1388 ) 1389 1390 >>