Бүген Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты.
«Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)»ка супермаркетлар челтәре, текстиль фабрикалар һәм «Мемориал» компаниясе - 11 медицина үзәге керә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бу компанияләр белән эшләргә тели, шул исәптән медицина һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә дә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Челикәл» Төркия компаниясендә булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республика эшлекле даирәләре вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясен ачуда катнашты.
Чара Төркиянең Коҗаэли провинциясендә узды, анда Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.
Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде.
Җенгиз исемендәге Топел аэропортында Рөстәм Миңнехановны Коҗаэли провинциясе Губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу һәм Коҗаэли мэры – Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Ибраһим Караосманоглу каршы алды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «КЗСК-Силикон» заводы төзелеш мәйданчыгында булды.
Завод 2014 елның 18 июнендә төзелә башлаган иде, объектны 2016 елның апрелендә тапшыру планлаштырыла.