Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә

10.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе уздырган социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә катнашты. 

Киңәшмәдә 2016 елда Россия Федерациясендә социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшләр планы проекты каралды. 

Төп доклад белән Россия Икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев чыгыш ясады. 

Киңәшмәдә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары, федераль министрлар, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм башкалар катнашты. 

Тулырак мәгълүмат Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында -  http://government.ru/news/21748/


РФ Хөкүмәтенең рәсми сайты материаллары файдаланылды