Бүген Татарстан Республикасына «Транснефть» АК» ААҖ президенты, идарәсе рәисе Николай Токарев эш сәфәре кыла.
«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Килүгә үк Николай Токарев һәм Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә юнәлделәр, Татарстан Республикасы Президентының эш кабинетында «күзгә күз» форматында әңгәмә узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә.