Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белән эшлекле очрашты. Очрашу «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Искәртәбез, Антон Алиханов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында катнашу өчен Татарстанга килде.
Ул шулай ук Казанда «Автомобиль компонентлары җитештерүне үстерү турында»гы мәсьәлә буенча Сәнәгать буенча координация советы утырышын уздырачак. Очрашу барышында Татарстанның сәнәгать секторы эше нәтиҗәләре, 2024 елда кулланучылар базары нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы 2025 елда төбәк сәнәгате алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар. Әлеге шартларда технологик суверенитетны көчәйтә торган эре стратегик инвестпроектларны гамәлгә ашыруга игътибарны сакларга кирәк, дип билгеләп үтелде. Мөһим юнәлеш - җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, икътисадның конкурентлыкка сәләте шуңа бәйле.
"Мин кабат Татарстанда булуыма шатмын, - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны Антон Алиханов. - Бу төбәккә еш килүебезгә карамастан, көн тәртибенең һәрвакыт бай булуы сөендерә. Татарстанда бөтен ил файдасына эшләүче мөһим предприятиеләр урнашкан". РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры шулай ук Рөстәм Миңнехановка республика сәнәгатен үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов кыскача сәнәгать предприятиеләренең агымдагы торышы турында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге икътисадый шартларда планлы икътисадый үсеш дәвам итә, предприятиеләр яңа кооперацион һәм логистик элемтәләр төзи, импортны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыра алдылар. 2024 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасында үзләре җитештергән товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 5,6 млрд сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы – 105%.
Очрашуда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.