Татарстан Рәисе «Дом.РФ» АҖ рәисе урынбасары Алексей Ниденс белән очрашты

27.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дом.РФ» АҖ рәисе урынбасары Алексей Ниденс белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да узды.

Яклар торак төзелешен һәм инфраструктура проектларын үстерү, дәүләт ярдәме белән ипотека программаларын гамәлгә ашыру, ШТТен алга таба үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.