Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында Татарстанда сәнәгать секторы эшенә йомгак ясыйлар. Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россиянең кайбер төбәкләре вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле киңәйтелгән утырышының төп темасы – "2024 елда Татарстан Республикасы сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар. Җитештерүләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда заманча алымнар".
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында катнашу өчен илнең 60тан артык сәнәгать министры килде - Кырым, Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Хакасия, Калининград өлкәсе, ЛХР, Якутия һәм Россиянең башка субъектлары вәкилләре.
Утырыш кысаларында шулай ук автокомпонентлар җитештерүчеләрнең күргәзмә экспозициясе оештырылды.