Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты

11.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда, VI еллык инвестицион форум (Annual Investment Meeting - AIM-2016) кысаларында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл-Мансурига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнгать мөмкинлекләре турында кыскача хәбәр итте. 

Ул искәрткәнчә, катлаулы финанс вәзгыятькә карамастан, республикада узган елда төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне саклап калып булды. республиканың алга таба икътисадый планнарына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгълүмат технологияләренә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына, башка актуаль тармакларга гаять зур игътибар бирелә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстанның мөһим парнерларының берсе. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министрын Татарстан Республикасына чакырды. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның май аенда Татарстанда гадәттәгечә "KazanSummit" Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең халыкара икътисадый форумы үтә, һәм ул Әл-Мансурины шунда катнашырга чакыра. 

Солтан Әл-Мансури, үз чиратында, регион үстерү планнары турында сөйләде. 

БГӘ икътисад министры Татарстан Республикасы белән мәгълүмат технологияләре, электрон хезмәт күрсәтүдә, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кызыклы икәнен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов БГӘ эшкуарларын Татарстан Республикасына, аларны хезмәттәшлек итү кызыклы булган тармаклар эшчәнлеге һәм тәҗрибә белән якыннан танышу өчен, чакырды. 

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин, Дубайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.