Рөстәм Миңнеханов flydubai команиясенең коммерция директоры Хәмәд Гобәйдулла белән очрашты

11.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "flydubai" команиясенең коммерция директоры Хәмәд Гобәйдулла белән очрашты.

Очрашу AIM-2016 VI еллык инвестицион форумы кысаларында узды.

"flydubai" – Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән авиакомпания-лоукостер, аның базасы – Дубай халыкара аэропорты. Компания 2008 елда Дубай Хөкүмәте тарафыннан оештырылган, шәһәрнең беренче бюджет авиакомпаниясе.

Бүгенге очрашу барышында яклар "flydubai" компаниясенең Дубай – Казан маршруты буенча 2016 елдан алып очышлары мөмкинлеген карадылар, максатлары – БГӘ белән Татарстан Республикасы арасында җәйге чорда туристлар агымын арттыру (авиакомпания 2016 елның 13 маеннан 28 сентябренә кадәр рейсларны туктатып торырга җыена).

Әңгәмә барышында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Татарстан Республикасы белән БГӘ арасындагы элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, "flydubai" республика халкында популярлык казанды һәм туристлар агымы артуга ярдәм итә.

Хәмәд Гобәйдулла Рөстәм Миңнехановка очрашып актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, "flydubai" да шулай ук туристлар агымы арттыру белән кызыксына.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәмәд Гобәйдулланы җәен Казанга килергә чакырды. 

Моннан тыш, бүген AIM-2016 VI еллык инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Гыйрак хосусый банклары ассоциациясе җитәкчесе Ватиг Әл Хандал һәм Марокко Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Мостафа Әмхәл белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук очрашуда катнашучыларны KazanSummit Россия һәм ИИБ илләре халыкара икътисадый саммитында  катнашырга чакырды, саммит быел май аенда булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.