Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM-2016 VI еллык инвестицион форумында катнашты

11.04.2016

Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM-2016 VI еллык инвестицион форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе AIM-2016да катнашу өчен Дубайга килде.

Пленар утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында кризиска каршы кабул ителгән чаралар  икътисадка инвестицияләрне саклап калырга ярдәм итте. Татарстан икътисадын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре булып нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, күпләп һәм ваклап сату кала бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, шул ук вакытта Татарстан яңа юнәлешләрне дә үстерә, шулардан: мәгълүмат  технологияләре. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер Татарстан Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзли. Аерым алганда, моның өчен ислам банкингыннан файдалану мөмкинлекләре карала. «Ышанам, бу – безнең республика өчен зур ресурс», - диде Татарстан Президенты. 

AIM-2016 пленар утырышы эшендә Грузия Премьер-министры Георгий Квирикашвили, DP World (ОАЭ) компаниясе рәисе Солтан Әхмәт Сөләйман, Бөтендөнья банкының АКШтагы вәкиле Роберто Ичанди һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады.

Пленар утырыш тәмамлангач, AIM-2016ны ачу тантанасы булды, анда  Дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл Мәктүм (2006 елның 4 гыйнварыннан – Дубай әмирлеге әмире, 2006 елның 5 гыйнварыннан – БГӘ вице-президенты, Премьер-министры һәм Оборона министры) катнашты.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән БГӘ Икътисад министры Солтан Әл Мансури чыгыш ясады.

Дубай әмирлеге әмире мәртәбәле кунаклар белән бергә күргәзмә экспозициясен карап чыкты.

Күргәзмә мәйданчыкларын караганда Шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл Мәктүм Татарстан Республикасы экспозициясендә дә булды, анда эре  компанияләр – «КАМАЗ», «Иннополис» МИЗ, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - IT-парк һәм башкалар үз подукциясен куйган иде. Мөхтәрәм кунаклар өчен тәкъдир итүне Рөстәм Миңнеханов уздырды. Ул Татарстанның икътисадый потенциалы һәм бүген республикада гамәлгә ашырылучы эре проектлар турында сөйләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте.