Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәген ачуда катнашты (Туполев ис. КНИТУ-КАИның 2 нче уку бинасы, Четаев ур.).
Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге (Робот техникасы үзәге) Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Эйдос-робототехника» ҖЧҖ әзерләүче компания белән партнерлыкта булдырылды.
Проектның максаты – кече һәм урта предприятиеләрнең роботлаштырылган комплексларын һәм инновацион продукциясен сәнәгати прототоиплаштыруны гамәлгә ашыру.
Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге территория ягыннан һәм функциональ яктан ике технологик мәйданчыкка бүленә. Беренче мәйданчык Чаллыда, «Чаллы» индустриаль паркы территориясендә урнашкан, кече һәм урта предприятиеләрнең роботлаштырылган комплексларын һәм инновацион продукциясен прототоиплаштыру белән шөгыльләнә.
Икенче мәйданчык бүген ачылды. Ул Казанда, Туполев ис. КНИТУ-КАИ территориясендә урнашкан һәм 3D-модельләштерү һәм 3D-басма лабораторияләреннән гыйбарәт.
Нәкъ шул мәйданчык Татарстан Республикасының әйдәүче югары уку йортлары студентларын юнәлешле специальләштерү буенча стажировкалау өчен кулланылачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Робот техникасы үзәге территориясендә куелган һәм эшләүче роботлаштырылган комплексларны карап чыктылар. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, роботлаштырылган комплекслар тулысынча илебез комплектлаучыларыннан җыелган.