Казан Кремлендә Чемпионнар лигасы җиңүчеләрен - "Зенит" волейбол командасын хөрмәтләделәр

18.04.2016

Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионнары һәм Чемпионнар лигасы җиңүчеләре - "Зенит" волейболчыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Искәртик, кичә Чемпионнар лигасы финалында Владимир Алекно җитәкләгән команда Италиянең "Трентино" командасын җиңде һәм Европаның иң яхшы клубы исемен тагын бер кат раслады. АЛданрак "Зенит" волейболчылары Россия чемпионатында җиңделәр. 

"Сезне Чемпионнар дигасында җиңүегез белән шатлык хисе белән котлыйм., - диде ТР Президенты. - Чемпионнар лигасында уңышыгыз әлеге спорт сезонының таҗы булды". 

Команда казанышлары - уенчылар һәм тренерларның планлы эш нәтиҗәсе ул. "Без сезгә ышандык, һәм сез безнең өметебезне акладыгыз", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Аның сүзләренчә, команда уңышлары республикада волейбол үсешенә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Татарстанда 4,5 яшүсмер һәм бала даими рәвештә 34 махсус спорт мәктәпләрендә волейбол белән шөгыльләнә. Барлыгы Татарстанда 42 мең кеше волейбол белән шөгыльләнә. Республикада бу спорт төре өчен бөтен шартлар булдырылган. 

Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчеләренә, тренерларга, спортчыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде. 

"Без сезнең хисләрегезне уртаклашабыз. Фидакарь хезмәтегез һәм грамоталы тактика аркасында сез бу, Россия спорты өчен мөһим булган, җиңүгә ирешә алдыгыз", - диде ул. 


"Татар-Информ" МА