Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ, Четаев ур.) Россия төбәкләре яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слетын ачуда катнашты.
Слетта катнашучылар – яшьләр инновацион иҗат үзәкләре, балалар технопарклары, кампуслары укучылары, «Умник» и «Шустрик» бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук яшь инноваторлар – Россиянең 19 төбәгенең югары уку йортлары һәм стартаплары вәкилләре.
Слетның төп максаты – уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм һәм аны стимуллаштыру, мәктәп укучылары, югары уку йортлары студентлары һәм предприятиеләрдәге яшьләр арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.
Слетны ачу тантанасында шулай ук Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләрне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, А.Н.Туполев ис. КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәктә инновацион инфраструктура актив үсә, яңа производстволар, яңа эш урыннары булдырыла. «Без фәнни һәм уйлап табу эшчәнлеген хупларга тырышабыз», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2012 елда да слет уздырылган, анда олы рационализаторлар һәм уйлап табучылар катнашкан. «Слетның төп асылы – инновацион яшьләрне берләштерү, аларга иң кыю идеяләрен гамәлгә ашырырга булышу, төрле төбәкләр яшьләрен таныштыру, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төрле яшьтәге күп санлы актив һәм креатив яшьләрне күрү зур шатлык».
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, слетта катнашучыларның иң яшенә бары тик 5 яшь.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген республикада дүрт яңа яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды. «Хәзер республикада 14 шундый үзәк бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең төбәк талантларга бай, аларга үсәргә һәм ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бу күркәм традицияләрне үстерергә тырышабыз, яшьләр һәм балалар иҗатын стимуллаштыру өчен шартлар тудырабыз. Кече яшьтәге балалар өчен без Казанда «Кидспейс» һөнәрләр шәһәрчеге һәм «Зарница» фәнни-күңел ачу үзәген ачтык. Минемчә, безнең кунакларга бу үзәкләрне карау кызыклы булыр».
Зуррак балалар өчен «Кванториум» балалар технопаркы (Чаллы) һәм «Кызыклы фән һәм техника йорты» интерактив фәнни үзәге булдырылды (Казан), диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ышанып әйткәнчә, мондый үзәкләр яшь буынга һөнәр сайларга һәм иң мөһиме – икътисад өчен инженер-техник кадрлар әзерләргә ярдәм итәчәк.
Без эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча зур эш алып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. «Югары уку йортлары вәкилләреннән тыш, монда эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә катнаша, чөнки алар киләчәк белгечләрне – хезмәткәрләрне, инженерларны әзерләү белән кызыксыналар», - дип саный ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2019 елда Казанда WorldSkills 2019 һөнәри осталык бөтендөнья чемпионатын уздыру Татарстан өчен мөһим вакыйга булачак. «Ышанам, бүген сезнең арада безнең ил данын шул чемпионатта яклаучылар да бардыр», - диде ул.
Сәнәгать милке федераль институты директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Виноградов Федераль интеллектуаль милек хезмәте җитәкчесе Григорий Ивлиевның сәламләү сүзен укыды.
Аннары слетның пленар сессиясе узды, анда яшь инноваторлар һәм рационализаторлар үз проектларын тәкъдир иттеләр.
Чарада барлыгы 490нан артык яшь инноватор катнашты.
Пленар сессия тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар КНИТУ-КАИның 8 нче бинасында урнашкан лабораторияләр эшчәнлеге белән танышты.