Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкының Россия инкассация берлеге президенты-рәисе Олег Крылов белән очрашты

18.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкының Россия инкассация берлеге (РОСИНКАС) президенты-рәисе Олег Крылов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә үтте. Анда шулай ук Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы инкасация идарәсе - РОСИНКАС филиалы башлыгы Васим Вахитов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Крылов берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.