Бүген Татарстанга Тюрингия (ФРГ) Премьер-министры Бодо Ромелов эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Бодо Ромеловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар каршы алды.
Искәртеп узабыз, Тюрингия Премьер-министры эш сәфәренең төп максаты –«Татарстан-Тюрингия» икътисадый форумында катнашу, форум иртәгә, 2016 елның 20 апрелендә, булачак.
Белешмә өчен:
Искәртеп узабыз, 2013 елда «Тюрингия Татарстанны каршы ала» икътисадый форумы Тюрингия башкаласы Эрфурт шәһәрендә узды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия һәм Татарстан бизнес даирәләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.