Казанга Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин килде

03.05.2016

Татарстан Республикасына Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин килде.

“Казан” халыкара аэропортында Ван Дунмин әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Искә төшерәбез, Казанда Ван Дунмин әфәнде һәм Сычунь провинциясе (КХР) делегациясенең башка  әгъзалары  “Татарстан-Сычуань” бизнес-форумы эшендә катнашачаклар (2016 елның 4 мае).

Форум барышында хезмәттәшлек турында документлар имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең очрашулары узачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.