Илдар Халиков Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин белән очрашты

04.05.2016

Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Сычуань провинциясе партком секретаре, халык вәкилләренең Бөтенкытай җыены даими комитеты башлыгы Ван Дунмин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән республикада вакытларын яхшы уздыруларын теләде.

Сезнең Татарстанга килүегез һәм төбәккә игътибарыгыз оптимизм уята һәм җитди проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйли, диде Илдар Халиков, Ван Дунмин әфәндегә мөрәҗәгать итеп.

"Бүген Татарстанның Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла торган төрле проектлары күп. Аерым алганда, күптән түгел Татарстанда Кытайның "Haier" компаниясе суыткыч җиһазлар җитештерә торган завод ачты. Шулай ук "КАМАЗ"ның  Кытай партнерлары белән күптәнге элемтәләре бар”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Үз чиратында, Ван Дунмин әфәнде Сычуань провинциясе делегациясен җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекнең озак вакытлы һәм уңышлы булачагына ышанычын белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.