Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген республикада бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов катнашты.
Илдар Халиков киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм Марат Әхмәтов мөрәҗәгате нигезендә уздырыла, дип искә төшерде.
ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда гомуми мәйданы 28 мең гектар булган 376 мең бакча участогы исәпләнә, шуларның 17 меңе шәхси милек буларак рәсмиләштерелгән.
2011 елда республикада бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын инвентаризацияләү уздырылган иде, дип искә алды Илдар Халиков. Күпчелек бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын ремонтлау һәм реконструкцияләү кирәк. Бу, шул исәптән, чүп-чар чыгару өчен, автотранспорт керү өчен, янгын сүндерү һәм башка махсус машиналар керү өчен 402 км автомобиль юллары; 418 км электр линияләре; 1600 км су үткәргеч торбалар; 255 су бирү башнясы; 240 насос станциясе, 154 скважина.
Илдар Халиков бакчачылык ширкәтләренә караган мәсьәләләрнең барысы да иң җитди игътибарны тәлап итә, дип белдерде.
Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов доклад ясады.