Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште

03.05.2016

Бүген Дубайга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

«Emaar Properties» -  1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестиция компаниясе. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - Якын Көнчыгышта, Төньяк Африкада, Азиядә, Европада һәм Төньяк Америкада төзелеш өлкәсенә инвестицияләр кертү. Иң атаклы проектлары - Бурдж Халифа бинасы. 

Рөстәм Миңнеханов һәм «Emaar Properties» җитәкчелеге Татарстан территориясендә төрле проектларга инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, коммерция һәм торак йортлар төзү өлкәсендә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.