Бүген Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Дунминның Казанга эш сәфәре кысаларында “Корстон” комплексында “Татарстан-Сычуань” эшлекле форумы узды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТРның башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
"Татарстан – Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе. Без үзебез илләрнең үзара элемтәләрен киңәйтүдә бәйләп торган звено булырга әзер”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Соңгы 9 айда Татарстан белән Сычуань провинциясе делегацияләре 7 тапкыр очрашты, бу тугандаш төбәкләр арасында ышанычлылык һәм хезмәттәшлек итү теләге югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли, дип билгеләде ул.
"Татарстан – югары дәрәҗәдә нефть чыгара һәм эшкәртә торган, автомобиль, вертолет, самолет һәм суднолар җитештерә торган республика. Без инвесторларга уңайлы шартлар булдыру өчен махсус мәйданчыкларга аерым игътибар бирәбез”, - диде ул.
Казанда Татарстан-Сычуань бизнес форумын уздыру киләчәктә үзара файдалы элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип йомгаклады Илдар Халиков.
Ван Дунмин әфәнде билгеләгәнчә, Татарстан Россиядә зур фән һәм мәгариф үзәге, көчле икътисади базасы булган төбәк санала. Бүген Татарстан белән Сычуань провинциясе арасында партнерлык мөнәсәбәтләре актив үсә, аларны уртак проектларны гамәлгә ашыру белән ныгытырга кирәк.
Алга таба Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республиканың сәнәгатьтә куәтен презентацияләү белән чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы белән Кытай Халык Республикасы арасында 2015 елда тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 млн доллар тәшкил иткән.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина төбәкнең инвестицион потенциалы турында сөйләде.
Форум тәмамланганда Татарстан һәм Сычуань провинциясе югары уку йортлары, министрлыклары һәм төрле компанияләр арасында хезмәттәшлек итү турында документлар имзаланды.