Татарстан Рәисе ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең IX съездында катнашты

19.03.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең IX съездында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Анда шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук бөтен республикадан 1,5 меңнән артык имам катнашты.

Съезд башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов УАЗ автомобильләре базасындагы мобиль мәчетләрне карап чыкты. Мөфтият машиналар сатып алган һәм аларны «Татарстан мөселманнарыннан батырларга» хәйрия гамәле кысаларында җыелган акчага үзгәртеп җиһазлаган. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында элемтә һәм яралыларны, медикаментларны һәм азык-төлекне транспортлау өчен кулланылачак.

Шулай ук «Казан Экспо» холлында 2021-2024 елларда республика Мөселманнары диния нәзарәте эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре чагылдырылган күргәзмә оештырылган. Бу хакта Камил Сәмигуллин үзенең хисап нотыгында җентекләбрәк сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция Татарстан өммәте тормышында чагылыш тапкан.

МХО зонасына сугышчыларга 14 гуманитар йөк илтеп җиткерелгән. Фронтка хәрбиләр янына 27 имам һәм ТР Мөселманнары диния нәзарәте белгече барган. Чиктәш линиядә хезмәт итәргә дип 4 полк имамы җибәрелгән. Шулай ук фронтка 7 автомобиль, 3 мотоцикл, 165 мең кесә догалар җыентыклары тапшырылган.

Гуманитар ярдәм составы алдынгы сызыктан килгән заявкалар буенча формалаштырыла һәм нигездә аңа компьютер техникасы, элемтә чаралары, җылыткычлар, запас частьләр, китаплар, хәләл азык-төлек, медикаментлар керә. 61 мәчеттә волонтерлык пунктлары оештырылган. Монда хәләл коры паеклар әзерлиләр, маскировка челтәрләре һәм МХО ихтыяҗлары өчен башка әйберләр ясыйлар.

Камил Сәмигуллин шулай ук мөселман җәмгыятенең башка актуаль мәсьәләләренә дә игътибар итте. Алар арасында яшьләрне тәрбияләү һәм агарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бай рухи мирасны саклау.

Аннары Татарстан мөфтиен сайлаулар узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Камил Сәмигуллинны бу вазыйфага янәдән сайладылар. Рөстәм Миңнеханов Камил Сәмигуллинны сайлануы белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, МХО башланганнан бирле Татарстан мөселманнары гуманитар эшчәнлеккә актив кушылды, Ватанны саклаучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә. "МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен имамнарга, шәһәр һәм район җитәкчеләренә аерым рәхмәт. Сез бу игелекле эшкә зур өлеш кертәсез", - дип мөрәҗәгать итте ул съезд делегатларына.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салих улы Салихов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.