Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Икенче линиянең беренче участогын төзү барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академическая» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше). Эшләрне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла.
Бүген «Академическая» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәр уң яктагы үткәрү тоннелен казу төгәлләнде. «Ләйсән» тоннель үткәрү комплексы эшенә узган елның мартында старт бирелгән иде. Параллель рәвештә метро станцияләренең үзләре дә төзелә.
Исегезгә төшерәбез, «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Имәнлек» станцияләре күчеп утыру станцияләре булачак. Бүген 400 метр озынлыктагы тоташтыргыч өлешне кулдан диярлек төзиләр. Хәзерге вакытта инде 126 метр әзер, аны 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
Эштә Донецктан чакырылган шахтерлар да катнаша. Марат Рәхимов шулай ук метрополитенның икенче линиясенең 2 участогын Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе юнәлешендә перспективалы үстерү схемасын күрсәтте.
Хәзерге вакытта проект алды эшләре алып барыла (трассировка, башлангыч мәгълүматлар җыю, разведка бораулау).