Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районында «Умка" балалар бакчасында булды

19.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш муниципаль районында 220 урынга исәпләнгән «Умка» балалар бакчасында булды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Комлы Кәвәл авылында урнашкан, аны төзү эшләре 2024 елның апрелендә башланган. Балалар бакчасы бинасы - подвалдагы техник каты белән ике катлы. Территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.

Объектны төзүче - «Татарстан Республикасы Главстрой» ДБУ. Техник заказ бирүче - «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 2025 елның өченче мартында «Умка» яңа балалар бакчасына проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә биргән.

Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасы бинасын карады, башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләренең сыйфатын бәяләде. Балалар бакчасы мөдире Елена Буката аңлатмалар бирде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы заманча килеп чыккан, янәшәдә лицей да урнашкан, бу мәгариф учреждениеләренең комплекслы урнашуы турында сөйли. "Һәркем киләчәк турында уйларга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Ә киләчәк – балаларыбыз. Шунысы куанычлы, балалар бакчасы Лаеш районының шушы күркәм җирендә яшәргә карар кылган кешеләргә хезмәт итәчәк».

Бакча мөдире Елена Буката коллектив һәм ата-аналар исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә яңа балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде һәм балаларның бирегә рәхәтләнеп йөриячәгенә ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнехановны Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов озата йөрде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.