Яңалыклар

13.08.2016

Азнакай муниципаль районы - республикада иң төзекләндерлегән районнарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Азнакай районы оешуга 85 ел тулу һәм "Азнакайнефть" НГЧИ нә 60 ел тулуга багышланган тантаналы чарадагы чыгышында белдерде. 

Бәйрәм Азнакайның "Юбилейный" стадионында үтте. 

"Районыгыз бай тарихы һәм республика икътисады үсешенә керткән өлеше белән горурлана ала, - диде Татарстан Президенты. - Бу - район һәм республика нигезен формалаштыручы берничә буын нефтьчеләр, бөтен азнакайлыларныңхезмәт нәтиҗәсе". 

 

13.08.2016

Бүген Азнакайда ике яңартылган иҗтимагый урынны - Кара елга яр буен һәм Җиңү паркын - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

ТР Президентын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде. 

Наталия Фишман проектлар буенча аңлатмалар биреп барды. Яр буе - республикада Су саклау зоналары елы кысаларында гамәлгә ашырылган проектларның дүртенчесе. 

13.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – Азнакай районынының 85 еллыгы һәм «Азнакаевскнефть» НГЧИнең 60 еллыгы уңаеннан уздырылачак тантаналарда катнашу.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар «Җиңү» паркының икенче чиратын караячаклар, шулай ук Кара елга яр буендә булачаклар.

13.08.2016

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 679 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 417 мең сумлык 360 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

13.08.2016

Урак башланганнан бирле Татарстан Республикасы басуларында 1160 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, ягъни барлык мәйданнарның 78%ы, барлыгы 3260 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алынган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

13.08.2016

Әтнә муниципаль районы бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлаган.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. 

Шуңа бәйле рәвештә Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы уңыш бодаеннан пешерелгән күмәч тапшырды.

12.08.2016

Бүген Татарстанның Биектау районындагы Коркачык аэродромында авиашоу һәм “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме үткәрелде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, Гомуми билгеләнешле авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Игорь Левитин рәсми төстә ачкан әлеге бәйрәмдә сәламләү сүзләре очкычлар моторлары гөрелтесенә кушылып яңгырады: биредә трибуналар өстеннән күрсәтмә очышлар уза иде.

12.08.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Биектау раайонының “Коркачык” аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме кысаларында үтте.

Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин,  Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

11.08.2016

Бүген Казан вертолетлар заводы (КВЗ) базасында «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» АҖ җитәкчелегенең уртак күчмә киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада катнашучылар КВЗның һәм «Россия вертолетлары» холдингының башка заводларының йөкләнеше, финанс хәлләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Казан вертолетлар заводын модернизацияләү һәм техник җиһазландыру юлы белән җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән инвестицион проектлар турында сөйләштеләр.

11.08.2016

Бүген Татарстан Республикасына "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Битләр: << ( 1301 ) 1302 1303 1304 1305 1306 1307 1308 1309 1310 >>