Бүген Казан вертолетлар заводы (КВЗ) базасында «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» АҖ җитәкчелегенең уртак күчмә киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чарада катнашучылар КВЗның һәм «Россия вертолетлары» холдингының башка заводларының йөкләнеше, финанс хәлләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Казан вертолетлар заводын модернизацияләү һәм техник җиһазландыру юлы белән җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән инвестицион проектлар турында сөйләштеләр.
«2018 елга кадәр планлаштырылган КВЗ комплекслы инвестицион программасы бүген җитештерүне реконструкцияләүгә һәм модельләр рәтен үстерүгә юнәлгән берничә инвестицион проекттан гыйбарәт. Заводны модернизацияләгәннән һәм инвестицион үстерү программасын тәмамлаганнан соң барлык җитештерү куәтләрен бер мәйданчыкта туплау карала», - дип белдерде КВЗ генераль директоры Вадим Лигай.
КВЗ генераль директоры белән бергә кунаклар гальваник җитештерү корпусын карап чыктылар. Бу корпусны төзү тәмамланганнан соң гальваник детальләргә өслекләр кертүнең автоматлаштырылган процесслары гамәлгә ашырылачак, бу кеше факторы йогынтысын киметәчәк, чыгарылучы эшләнмәләрнең сыйфатын һәм чыдамлылыгын арттырачак.
Вадим Лигай кунакларны композит җитештерү корпусларына да алып барды. Реконструкция тәмамланганнан соң композит җитештерү бердәм җитештерү комплексын тәшкил итәчәк, бу Ансат, Ми-38 и Ми-171-А2 вертолетлары өчен композит материаллардан ясалган детальләрне серияләп чыгаруны тәэмин итәчәк.
Кунаклар агрегат-җыю җитештерүен, шул исәптән Ми-8/17, Ансат и Ми-38 вертолетлары өчен агрегатларны һәм фюзеляжларны стапель һәм верстак җыю участокларын карадылар.