Яңалыклар

26.07.2016

Бүген Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре советы киңәшмәсе узды. Россиянең 52 төбәге вәкиле килгән киңәшмәдә илнең азык-төлек куркынычсызлыгы һәм бәйсезлеге нигезе буларак авылның социаль һәм икътисади үсеше төп тема булды.

Татарстаннан бу чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге делегация катнашты.

26.07.2016

Болгар ислам академиясе икенче уку елыннан эшли башлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу буенча республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова хәбәр итте.

26.07.2016

Татарстан башкаласында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга “Яңарыш” фонды 1 айда 90,7 млн сум акча җыйган.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

25.07.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга чыкты.

Отпуск 2016 елның 25 июленнән 2 августына кадәр дәвам итәчәк.

24.07.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинны, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинны һәм команданың барлык әгъзаларын «Ефәк юлы - 2016» раллиенда ышанычлы җиңүләре белән котлады.

23.07.2016

РФ Кораллы көчләре масштабындагы конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды.

Бу вакыйга белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Владимир Зарудницкий котлады.

23.07.2016

Татарстан Республикасында урып-җыю темплары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марата Әхмәтов сүзләренчә, республикада урып-җыю кампаниясе бөтен көченә бара. Бүгенгә 8% мәйдан җыеп алынган, бу – 122 мең, 416 мең тонна иген суктырылган. Уңдырышлылык – 34,1 ц/га.


23.07.2016

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 632 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 9 млн. 789 мең сумлык 324 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 462 әгъзасына тикшерү уздырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырыдган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты

22.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан медик-инструменталь заводында (КМИЗ) булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Казан мэры Илсур Метшин, завод җитәкчелеге озата йөрде. 

Рөстәм Миңнеханов заводның сәнәгать урыннарын карап чыкты. Аерым алганда, микрохирургия һәм стоматология инструментлары җитештерү, полимер әйберләр әзерләү һәм башка участокларда булды. Аңлатмаларны  «КМИЗ» ААҖ генераль директоры Нур Шакиров биреп барды.

22.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Битләр: << 1301 1302 1303 1304 1305 1306 1307 ( 1308 ) 1309 1310 >>