Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн җитәкчелегендәге Австрия-Россия дуслыгы җәмгыяте делегацисе вәкилләре ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килделәр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген "Здравница-2016" Бөтенроссия форумы ачылышында катнашты.
Форум 2016 елның 22-24 маенда Казанның "Корстон" комплексында уза.
“Здравницы-2016”ның төп темасы - халык сәламәтлеген саклауда Россия Федерациясе шифаханә-курорт комплексының әһәмияте.
Искә төшерәбез, форум 2000 елдан уздырыла. 2015 елда форум чаралары Мәскәүдә узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 16.26.001 санлы сайлау участогында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты.
Татарстанда сабан культуралары 1,7 мең га яки барлык мәйданнарның 97 процентында чәчелгән. Хәзер соңгы культураларны чәчү, бәрәңге һәм яшелчәләр утырту бара. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. "Республикада чәчү тәмамланды диярлек", - диде ул.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты
Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре барлык муниципаль районнарда 2016 ел программасына кертелгән 830 объектның 720 дә башланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген, "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш бирү көнендә, иртәнге сәгать 8дә бөтен Татарстан буенча барлык 560 сайлау участогы үз ишекләрен ачты.
"Бердәм Россия" праймеризының 16.26.001 санлы участогына беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар цивилизациясе музеенда төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозицияне карады. Экспозиция ачык һавада Идел ярындагы комплекста урнашкан. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар академиясе нигезенә истәлек капсуласы салды. Чара Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены кысаларында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар шәһәренә эш сәфәре кысаларында “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше барышы белән танышты. Аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кушылды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.
Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.