Яңалыклар

22.07.2016

Татарстан Республикасы территориясендә бөтен салым түләүләренең гомуми күләме 209,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

 

22.07.2016

Бүген 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум күләмендә кергән.

22.07.2016

2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил итә, кире кайтарылмый торган түләүләрне дә исәпкә алып, алары – 121,3 млрд. сум. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары –113,8 млрд. сум.  Барлык салым түләүләреннән гомуми килер – 209,3 млрд. сум.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2016 елның азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары. 

22.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанс министрлыгының Бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР финанслар министры радик гайзатуллин катнашты. 

21.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл  Раифа Богородицкий ирләр монастыренда булды. Визиты барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, архипастырьлар һәм РПЦ руханилары озата йөрде.     

21.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишбалта бистәсендәге янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга йөкләде. 

Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясенә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга кушты. 

21.07.2016

Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә Татарстан мөселман дин әһелләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - тышкы янауларга һәм терроризмга бергәләп каршы тору.

21.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Губернатор сараендагы Ак залда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әңгәмә кордылар. 

Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве башлыгына визиты өчен, вакыт табып килүе өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанлылар сезнең визитны бик көттеләр", - диде ул Патриархка. 

 

21.07.2016

Бүген Мәрьям-ана иконасы китерелгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды.

Таш һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. 

Аңарчы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды. 

Чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү истәлеге көненә багышланды.

21.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казанда Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йортында булдылар.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.  

Искәртәбез, Михаил Бабич кичә Казанга эш сәфәре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Татарстанга визитына бәйле рәвештә килгән иде.

Татарстан Республикасы Халыклары дуслыгы йорты алдында кунакларны гадәттәгечә татар чәкчәге белән каршы алдылар, милли киемнәр кигән балалар кунакларны рус һәм татар телләрендә сәламләделәр.  

Битләр: << 1301 1302 1303 1304 1305 1306 1307 1308 ( 1309 ) 1310 >>