Татарстан Премьер-министры “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме ачылышында катнашты

12.08.2016

Бүген Татарстанның Биектау районындагы Коркачык аэродромында авиашоу һәм “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме үткәрелде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, Гомуми билгеләнешле авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Игорь Левитин рәсми төстә ачкан әлеге бәйрәмдә сәламләү сүзләре очкычлар моторлары гөрелтесенә кушылып яңгырады: биредә трибуналар өстеннән күрсәтмә очышлар уза иде.

Бәйрәм ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.

“Сезнең барыгызны да якынлашып килгән Россия Гражданнар авиациясе көне белән котлыйсым һәм биредә без очышларын күргән егетләр өчен рәхмәт әйтәсем килә. Чын-чынлап күккә ашкынганнар өчен!” - диде сәламләү чыгышында Игорь Левитин. Россиядә гомуми билгеләнешле авиация үсеше, мәгълүмати системалар җитештерү, пилотсыз очу аппаратлары булдыру динамик һәм туктаусыз үсештә булсын өчен барысы да югары дәрәҗәдә башкарыла, дип билгеләп үтте ул.

Үз чиратында Илдар Халиков: “Мин күкне сайлыйм!” дип аталган бәйрәм үзе турында үзе сөйли, - диде. - Бу бәйрәм хәрби һәм гражданнар авиацияләренә генә түгел, эре авиация заводларына катнашы булган күп меңләгән кешегә кагыла. Татарстанның нефть республикасы гына түгел, Россиянең эре авиасәнәгать үзәге дә булуын безнең гигантлар - Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе һәм Казан вертолет заводы раслый. Моннан тыш, безнең җитди авиатехник белем бирү кластеры һәм пилотсыз оча торган аппаратлар җитештерү мәйданнарыбыз бар”.

Бәйрәмне ачу тантанасы җитештерү алдынгыларына һәм авиаярышларда җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Моңа кадәр беркадәр алдарак Игорь Левитин, Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар озатуында бәйрәм территориясен карап әйләнде. Биредә кече авиация пилотларын әзерләү технологияләре, авиамодельләштерү түгәрәкләре һәм секцияләре казанышлары белән танышты. Моннан тыш, профориентация аллеясында булдылар. Биредә профильле вузлар һәм предприятиеләр вәкилләре тормышларын авиациягә һәм авиатөзелешкә бәйләргә булган яшьләр белән аралаштылар.

Пилотсыз оча торган аппаратлар күргәзмәсендә мәртәбәле кунаклар тоткарланып торды. Аларга серияләп җитештерүгә җибәрелгән тест модельләрен күрсәттеләр. Илдар Халиковның аларны файдалану өлкәсе һәм нәтиҗәлелеге турында кызыксынуына полицейскийлар җавап бирде. Алар хәбәр иткәнчә, күптән түгел генә шундый аппарат аеруча куркыныч җинаятьчене тотарга ярдәм иткән.

Бәйрәм программасын авыр һәм кече авиация очышлары дәвам иттерде. “Ансат” һәм “Ми-8” вертолетлары үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Меңләгән күз җирдән аларның гына түгел, ил авиациясе “картлачлары” – Икенче Бөтендөнья сугышы яшьтәшләренең күктә мәтәлчек атканны да, сихерләнгәндәй, күзәтте. Тамашачылар игътибарына шулай ук мотоциклчы-виртуозлар һәм хәрби спецназ, парашютчылар һәм иҗат коллективары чыгышлары тәкъдим ителде.

 


“Татар-информ” МА