Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кыла

13.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – Азнакай районынының 85 еллыгы һәм «Азнакаевскнефть» НГЧИнең 60 еллыгы уңаеннан уздырылачак тантаналарда катнашу.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар «Җиңү» паркының икенче чиратын караячаклар, шулай ук Кара елга яр буендә булачаклар.

Татарстан Президенты шулай ук Азнакай туган як музеен караячак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Юбилейный» стадионы янындагы Игелек паркында булачак дип көтелә.

Аннары «Юбилейный» стадионында Азнакай районынының 85 еллыгы һәм «Азнакаевскнефть» НГЧИнең 60 еллыгы уңаеннан тантаналар узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.